Мондый истәлекле дата хөрмәтенә район китапханәләре берничә чара үткәрделәр.
Олы Тархан авыл китапханәсендә “Ленинград блокадасы” дигән тарихи набат оештырылды. Чара барышында китапханәче фашистларның илебезне басып алу һәм шәһәр халкын тулысынча юк итү планнары, халыкны ашаудан мәхрүм итү, кешегә көнлек икмәк, су, җылылык алу турында сөйләде.
Алекино-Поляна китапханәсендә «Ленинградның бөек батырлыгы» дигән әдәби - тарихи сәгать үткәрелде. Чарада герой – шәһәр Ленинградны саклаучы совет сугышчыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучылар Ладога күленең Тормыш юлы турында белделәр.
Бакырчы авылы китапханәсендә “Бер шәһәрнең 900 көне” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче Ленинградта күрелгән авырлыклар һәм газаплар кичерергә туры килүе, ул азык-төлек һәм ягулык запасларыннан мәхрүм ителүе турында хәбәр итте.
Зур Әтрәч китапханәчесе укучылар өчен “Ленинград блокадасы турында нәрсә укып була” дигән мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларга ул еллардагы вакыйгалар, шәһәрне саклаучылар, Ленинград халкының ныклыгы, Тормыш юлы турында сөйләде.
Олы Бисәр авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Ленинградны дошман блокадасыннан азат итүгә багышланган «Тынгысыз блокада ярасы» дигән тарих сәгате узды.
Олы Торма авылы китапханәчесе “Ленинградның блокадалы икмәге” дигән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче камалыштагы шәһәр турында, Ленинград блокадасында яшәүчеләргә нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе: ачлык, салкынлык, икмәк нормалары, яшь Таня Савичева һәм аның көндәлеге, Ладога күле аша Коткару юлы турында сөйләде.
Килдеш авыл җирлеге китапханәсе “Блокадалы икмәк” Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды. Акция кысаларында Ленинград блокадасы һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгы турында мәгълүмати материал өләштеләр, «блокадалы» икмәк кисәкләре, шәһәрне батырларча саклаган ленинградлылар һәм сугышчылар истәлегенә шәмнәр кабыздылар.
Мондый чаралар Олы Шәмәк, Жуково, Иоково, Киртәле, Бессоново, Кече Шәмәк, Монастырск, Тоншерма, Пролей-Каша, Чинчурино һәм башка авыл китапханәләрендә узды.