Тәтеш шәһәренең 2нче урта мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Хәрби-патриотик һәм спорт-массакүләм тәрбиясе айлыгы кысаларында, 2 нче мәктәпнең барлык сыйныфларында да аерым фәннәр буенча "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" дигән дәресләр уза.

Фән-тормышның барлык өлкәләрендә дә алгарыш, хәрәкәт, үсеш бирә торган көч.

Рәсәйдә фән аерым әһәмияткә ия. Фән өлкәсендә эшләүче галимнәребезнең казанышлары кешелекнең яңа тормыш дәрәҗәсе, аның сыйфатын күтәрә. Безнең кеше цивилизациясендә, аның үсешендә зур роль уйнаган, дөньяны үз казанышлары белән яулап алган бик күп күренекле галимнәребез бар. Алар: И. Павлов, Д. Менделеев, И. Курчатов, С. Королев, М. Калашников, А. Микоян...

Фәннәр Акадимиясенә нигез салынуга 275 ел тулу уңаеннан, дәүләт һәм гомумән җәмәгать үсеше өчен танылган ачышларның роле һәм кешелекнең бөек акыл хезмәтен исәпкә алып, "Рәсәй фәне көне" бәйрәмен гамәлгә кую карары кабул ителде.

6 февральдә 9А сыйныфында тарих фәне буенча "Рәсәй фәне көненә" багышланган дәрес үткәрде. Дәрес мультимедиа материаллары (видеоролик, презентация), текст һәм видуаль мәгълүмат анализ ярдәмендә әңгәмә рәвешендә узды. Дәреснең максаты: бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән танышу аша гражданлык-потриотик кыйммәтләрен формалаштыру иде.

Мондый "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү"темалары барлык сыйныфларда да үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International