17 февральдә мәктәптә Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елын һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә педагогик хезмәт ветераннары Заһидуллина Р. Р һәм Шәфигуллина Ф. Я чакырылган иде.. Чараны мәктәп директоры Котдусова Г. Ю. ачты, сәламләү сүзләре белән педагог-остазлар чыгыш ясады. Мәктәп укучылары нәфис номерлар - җырлар,биюләр, шигырьләр әзерләделәр. Байраш авылы мәдәният йорты директоры Ильясова Л. Ш. үзенең музыкаль бүләген башкарды..