Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары “ЮНАРМИЯ” дип исемләнгән Бөтенроссия балалар – яшьләр, хәрби – патриотик, иҗтимагый оешмага керделәр. Бәйрәм чарасын мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мингалиев Т.Р. ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасында, Тәтеш районында, мәктәптә “ЮНАРМИЯ” хәрәкәте турында сөйләде. Аннары отрядның әгъзалары юнармеецларның тантаналы вәгъдәсен укыдылар. Үз чиратында, мәктәпнең ТИН укытучысы Фатхуллин Т.Г. кайнар котлады һәм илебезнең чын патриоты булуларын теләде.