21 февральдә Тәтеш муниципаль районы Өстәмә белем бирү үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Бу искиткеч телләр доньясы» дигән интеллектуаль - танып белү уены булып узды.
6-7 сыйныф укучылары татар телен белүдә көч сынаштылар, табышмаклар чиштеләр, иҗади конкурста катнаштылар.
Беренче урынны Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Таң йолдызлары" һәм П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1нче урта мәктәбенең "Кызлар- Йолдызлар" командалары бүлеште.
Икенче урында- Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең "Дуслык" командасы
Халыкара туган тел көне белән! Һәркемгә үз илен яратырга, туган телебез белән горурланырга һәм үз мәдәниятебезне данларга телибез.