22 февраль көнне мәктәптә Хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында хәрби хезмәткәр, өлкән лейтенант Максимов Сергей Павлович белән очрашу оештырылды. Ул Кошки-Новотимбаево авылында туган, Тәтеш кадет мәктәбен тәмамлаган. Укучылар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Сергей алгы сафта булган эш көннәре, Россия хәрби хезмәткәрләренең батырлыклары, үз хезмәте турында сөйләде. Армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намуслы үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү зарурлыгын билгеләп үтте. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәүләрен, батырлык, Ватанга мәхәббәт – патриот һәм Россиянең чын гражданины сыйфатлары булуын күрделәр.