Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, шулай ук без Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы, язучы һәм педагог Константин Дмитриевич Ушинскийның 200 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан бүген, 3 мартта, Нармонка  урта мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен «Бөек педагог һәм талантлы язучы» телдән журналы  узды.Чара барышында балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Ушинский бөек педагог буларак билгеле, ләкин әдәби эшчәнлек аңа күп дан китерде. Балалар аның акыллы хикәяләрен кызыксынып тыңладылар, аларда күтәрелгән проблемалар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International