Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән соң бер ай эчендә бу ярдәм 2,1 млн баланың әти-әниләренә һәм 50 мең йөкле хатын-кызга билгеләнгән. Бердәм пособие түләү башланганнан бирле социаль фонд гаиләләргә 17,5 млрд.сумнан артык акча күчергән.
Социаль фонд социаль казначылык форматында бердәм пособие билгели. Бу ата-аналарга түләү алу өчен, кагыйдә буларак, дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирү дә җитә дигән сүз. Калган мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерелә. Шул ук вакытта 17 яшькә кадәрге барлык балаларны бер гаризада күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүне рәсмиләштерергә мөмкин.