Авыл мәдәният йорты мәйданында бәйрәм кәефе иртәдән үк хөкем сөрде, ерактан бирегә көчле музыка, коймак һәм ботка хуш исе ераклардан килә иде.Ризыкларны урамда, учакта җирле «Кызыл миләш»фольклор ансамбле әгъзалары әзерләде. Мәдәният йортының якты бизәлгән залында яз, халыклар мәхәббәте һәм дуслыгы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бәйрәм белән котлап районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова чыгыш ясады, барысына да тынычлык һәм игелек, үзара аңлашу һәм иминлек теләде.