20 мартында Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты Галимова Ләйсән Илгиз кызы һәм әйдәп баручы референт Исхакова Ләйсән Фаукат кызы җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе районыбыз халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу максатыннан Тәтеш муниципаль районына килделәр.
Делегация составында Башкортстан, Чувашия, Киров өлкәсе, Краснодар крае студентлары да бар иде. Алар татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ибраһимова А.З. озатуында балык музеенда, Тәтеш ягы тарихын өйрәнү музеенда Долгая Полянадагы Молостовлар утарында булдылар.