22 март Федоровка авыл клубында «Тургайлар кайтыгыз, язны чакырыгыз» фольклор утырышы узды. Чарада балалар бәйрәм йолалары белән таныштылар, эйлән-бәйлән оештырдылар, рус халык уеннарын уйнадылар. Шулай ук «Тургай» камырыннан күмәч ясау буенча мастер-класста катнаштылар.