Зур Әтрәч китапханәсе хәбәр итә

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татар бизәнү әйберләре һәм костюмы үзенчәлеген саклап калган һәм узенен миллилеге белэн башкалардан аерылып тора.

Татар костюмындагы иң архаик һәм шул ук вакытта тотрыклы саклана торган элементларның берсе - алкалар. Аларны беренче тапкыр өч-дүрт яшьлек кызлар кигәннәр һәм олыгайганчы кигәннәр.

30 март көнне Зур Әтрәч  китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Татар алкалары» дигән кичә булып узды. Китапханәче Хәйруллина З.И. укучыларны татар бизәнү әйберләре тарихы белән таныштырды. Татар халкынын бизэну элементы булган алкалар хэзерге буын балаларында да зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International