Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студентлары өчен Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә торган «Традицияләрнең тере җепләре» дигән конкурс-танып белү программасы үткәрделәр. Чара барышында алып баручылар Пасха бәйрәменең барлыкка килү тарихы, аның традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Катнашучылар җитезлек, игътибарлылык, зирәклек конкурсларында бик теләп катнаштылар.