Балага нинди түләүләрне бердәм пособие белән бергә алырга мөмкин

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Балага  бердәм пособие белән бергә алырга мөмкин:

● 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан түләү;

● эшләүче ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;

●хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие;

●региональ түләүләр.

Әгәр дә балалар берничә булса?

Әгәр дә балалар берничә булса һәм сез бер балага бердәм пособие алсагыз, аның абыйлары һәм апалары өчен башка төрле ярдәм чаралары, шул исәптән 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге яки 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр дә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International