Олы Тархан авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» Федераль проекты кысаларында,«Үз кулларың белән түбәтәй» дип исемләнгән мастер – класс узды.
Чараны оештыручы балаларны түбәтәй төрләре, эш өчен кулланылган татар бизәкләре элементлары һәм орнаментлары белән таныштырды. Мастер Наилә Әхтәм кызы төрле милләтләрнең түбәтәйләре турында сөйләде һәм картоннан түбәтәй ясап, аны энҗе, төсле кәгазь белән ничек бизәргә икәнен күрсәтте.
