Бердәм фольклор көне алдыннан «Борынгы заманда ничек уйнаганнар» дип аталган танып белү – уен программасы күңелле һәм белемле узды. Бу бәйрәм җәмгыятьтә Россия халыкларының күренекле фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә.
Чара барышында балалар бу бәйрәм турында белделәр, фольклорның төрле төрләре белән таныштылар, әби - бабайларыбызның уеннарын уйнадылар. Уен аша без үз халкыбызның милли традицияләренә кызыксыну тәрбиялибез. Балалар мавыктыргыч һәм хәрәкәтчән уеннардан зур рәхәтлек алдылар. Балалар үзләренең әби -бабайларының балачак илендә рәхәтләнеп булдылар, алар борынгы уеннарның төрлелегенә гаҗәпләнделәр, бу күңел ачуларның җылысын һәм шатлыгын тойдылар. Чара ахырында татлы призлар алдылар