12 август көнне Алабирде мәдәният йортында "Пушкин картасы" федераль проекты һәм "Укучылар өчен мәдәният" федераль проекты кысаларында, "Халык традицияләре юллары белән" интерактив танып-белү программасы узды. Катнашучылар борынгы һәм кыйммәтле әйберләр хәзинәсен күрделәр, аларны элек ничек кулланганнарын белделәр.