2023 елның 29 сентябрьдә 1 октябрьдә «Дуслык» балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә «Мөстәкыйль балалар» хәрәкәте активистлары өчен республика профиль сменасы узды. Сменада Татарстан Республикасының 33 муниципаль берәмлегеннән 100 укучы катнашты. Сменада Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбе “Бархан” отряды волонтерлары Лазарева Дарья һәм Мамкина Василиса катнаштылар.
Смена программасы бик тыгыз һәм бай булды. Программа кысаларында балалар профилактика өлкәсендә күрсәтмә-тарату материалын әзерләү буенча мастер-класска бардылар, коллектив-иҗади эш һәм спорт-танып-белү квест-уеннарында катнаштылар.