Келәш авылында Өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан “Данлы хезмәт юлы” дип аталган очрашу уздырылды. Анда элекке данлы “Путь Ильича”колхозы ветераннары кунак итеп чакырылды.
Татарстан Республикасының атказанган терлекчеләре Әнүзә Сафиуллина һәм Фәния Саматова истәлекләзре белән уртаклаштылар, эштәге кызыклы вагыйгаларны искә алдылар, колхоз тарихы турында стенд, альбомнар белән таныштылар. Хезмәт ветераннары хөрмәтенә җҗырлар яңгырады, кунаклар үзләре дә җырларга кушылдылар.
.jpg)