Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын кертү шартларында педагогларны методик рәвештә озата баруны оештыру»

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

9-13 октябрьдә Татарстан Республикасы методистлары Санкт-Петербург шәһәрендә «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын кертү шартларында педагогларны методик рәвештә озата баруны оештыру» дигән квалификация күтәрү курсларын узалар. Делегация составына Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Гарипова Р.А. керде. Методистлар Санкт-Петербург дипломнан соң педагогик белем бирү академиясенең, Санкт-Петербургның 2 нче гимназиясенең, 300 нче башлангыч мәктәпнең, 406 нчы гимназиянең белем бирү эшчәнлеге белән таныштылар. Стажировка барышында башлангыч сыйныф укытучыларын методик озата бару проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International