Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Ханжин​ П.С. исемендәге Тәтеш​ 1 нче​ урта гомуми белем бирү мәктәбендә Укытучылар көнен истә калырлык итеп билгеләп​ ​ үттеләр.​ Бу чарага мәктәпнең​ педагогик хезмәт ветераннары да чакырылган иде. Аларны укучылар,​ укытучылар белән​ бергәләп,​ ​ "Мәктәбебезнең иң яхшы укытучысы"​ күкрәк билгеләре белән бүләкләп каршы алдылар.​
Укытучыларына рәхмәт белдереп,​ укучылар​ искиткеч концерт әзерләделәр. Концерт башында котлау сүзләре белән мәктәп директоры Илдар​ Роберт улы​ Фәткуллов чыгыш ясады. Тантананың​ хөрмәтле кунагы —​ Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Васильевна​ Николаева да, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International