«Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, грамоталылык һәм грамоталы язу культурасын үстерү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Тәтеш кадет-интернат мәктәбе тәрбияләнүчеләре ел саен әлеге акциядә актив катнашалар. Быел 9 һәм 11 сыйныф укучылары диктант яздылар.
