2023 елның 14 октябрендә Тәтеш 1нче мәктәбе базасында сигезенче тапкыр "Татарча диктант" акциясе узды. Диктантны язуда 200гә якын кеше катнашкан: укучылар, педагоглар, шулай ук татар милли үзәге җитәкчесе Асия Заһир кызы Ибраһимова, мәгариф бүлеге методисты Резеда Әхмәт кызы Гарипова. Чараны оештыручы һәм текстны укыган Румия Рәхимҗан кызы Шәйхетдинова.
Акция 15 октябрьгә кадәр дәвам итә. Offline мәйданчыкларында яздырылган диктант нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң https://diktant.tatar сайтында билгеле булачак.
.jpg)