Бүген, 2023 елның 16 октябрендә, "Мессенжеры" темасы буенча "Цифрлар дәресе" бөтенроссия мәгариф проектының беренче көне узды, дәресләр 12 ноябрьгә кадәр район мәктәпләрендә узачак. Аларда укучылар аралашу өчен цифрлы сервисларның тарихы, цифрлы этикетның төп принциплары һәм онлайн имин аралашу кагыйдәләре белән танышачаклар, шулай ук мессенджерларда кулланыла торган технологияләрне өйрәнәчәкләр.