Хезмәтне тану

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Мәгарифтә «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесе белән Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең мордва теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Васильевна Абраконова бүләкләнде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Богдаш төп гомуми белем бирү мәктәбе чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Торгашова Алена Николаевна бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International