Без барыбызда балачактан ук Яңа ел бәйрәмнәре белән Кыш бабайның безнең өйгә килүенә күнеккәнбез. Ул без ел буе хыялланган бүләкләрне бирә. Хәзерге балалар Кыш Бабайга үтенеч хатлары язалар, ә Кыш Бабай барлык теләкләрен үтәргә тырыша. Ләкин елына бер көн бар, котлауларны Кыш бабай үзе кабул итә. Бу көн 18 ноябрьгә туры килә. Бәйрәм мәктәпкә яштәге тәрбияләнүчеләр белән үтте.
Барлык балалар да яраткан кунакны шатланып каршы алдылар, аның белән күңелле уеннар уйнадылар, ярыштылар, табышмаклар чиштеләр, һәм туган көнгә "Ак калач" җырладылар. Ә бәйрәмнән соң безнең мәктәпкә әзерлек төркеме бүләкләр ясау буенча иҗади остаханә ачтылар.
.jpg)