#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2023 елның 27 ноябреннән 5 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышлана һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм халыкка бу авыру турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.