Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы хәбәр итә

2023 елның 24 ноябре, җомга

      Әниләр көне-җылы, йөрәккә якын бәйрәм. Әниләргә яхшы сүзләрне күпме генә әйтсәк тә артык булмак. Әлеге бәйрәм алдыннан "Сабый" балалар бакчасында барлык төркемнәрдә бәйрәм чаралары узды. Шигырьләрдә һәм җырларда бәхет, сәламәтлек, сөйкемле әниләргә игелек теләкләре яңгырады. Балалар әниләре белән бергә күңелле биеделәр, уеннар уйнадылар. Әниләр конкурсларда бик теләп катнаштылар. Алар нинди оста хуҗабикәләр икәнен һәм үз балаларын кулдан чамалап ничек яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә яратып үз куллары белән ясаган Йөрәкләрен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International