«Башаккай» балалар бакчасы хәбәр итә

2023 елның 24 ноябре, җомга

Безнең календарьда искиткеч бәйрәм бар – Әниләр көне, димәк, әниләребезне котларга, аларга игелек һәм наз өчен рәхмәт әйтергә, назлы итеп кочакларга һәм үбәргә тагын бер сәбәп бар. Бу искиткеч: без әниләребезгә күпме яхшы сүзләр әйтсәк тә, моның өчен күпме сәбәп уйлап тапсак та, алар беркайчан да кирәксез булмаячак. Безнең балалар бакчасында, һәр төркемдә бу көнгә багышланган бәйрәм узды. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, әниләре белән бергә күңелле уеннар уйнадылар. Шулай ук һәр төркем балалар үзләре әниләренә бүләкләр әзерләделәр.

Бәйрәм белән сезне, әниләр! Игелекле йөрәгегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм күңел җылысы өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International