2023 елның 24 ноябрендә «Ханҗин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Бердәм сыйфат стандартларына туры китереп, белем бирү киңлегендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетенцияләре» темасына рус теле һәм әдәбияты укытучыларының зона методик семинары узды. Семинарда Буа, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарының педагогик хезмәткәрләре һәм методистлары катнашты.
