2023 елның 23-24 ноябрендә Апас бистәсендә «Апас» универсаль спорт залы базасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. Анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Безнең районнан Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе егетләре һәм Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе кызлар командасы катнашты.

