27 ноябрьдә Тәтеш шәһәренең «Рябинушка» балалар бакчасы базасында «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» республика конкурсының район этабы узды.
Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү өлкәсендә эшләүче педагогларның һөнәри тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Педагоглар балалар белән укыту уены үткәрделәр, «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләр татарча сөйләшәбез» дигән видеоролик тәкъдим иттеләр, шулай ук тәрбиячеләр «Тәрҗемәче» уенында көч сынаштылар. Тәтеш районын конкурсның республика этабында Тәтеш шәһәренең «Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячесе И.И. Захарова тәкъдим итәчәк.
Алга таба уңышлар телибез!