«БумБатл» макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

         Ноябрьдә Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмалары тарафыннан «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте ярдәме белән  макулатура җыю буенча акция тәмамланды.

Акциянең максаты: Россиянең яшь буынын аңлы кулану культурасына җәлеп итү, шул исәптән калдыкларны аерым җыю аша эш башкару иде.

Тәтеш районы мәгариф учреждениеләре  макулатура  җыю буенча масштаблы  акция оештырдылар һәм үткәрделәр.

Акция  кысаларында балалар иске кәгазь, картон, дәфтәрләр җыйдылар. Акциядә катнашучылар шулай итеп табигатьне сакларга ярдәм итүләренгенә түгел, ә яңа кәгазь ясау өчен киселмәячәк агачлар турында  да кайгыртуларын аңлыйлар.

Акция  нәтиҗәләре буенча 1,5 тонна дан артык  макулатура җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International