TATAR HACK республика конкурсы

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

28.11.23 «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында TATAR HACK район үзәкләрендә цифрлы чишелешләр эшләү буенча республика конкурсы узды.

Конкурс вакытында 7-10 сыйныф укучылары, бергәләп, яшүсмерләр яшенә яраклаштырылган проблеманы чикләнгән вакыт эчендә хәл иткәннәр.

Конкурсның максаты-мәктәп укучыларын район таләпләре буенча төрле юнәлештәге ИТ-чишелешләр эшләүгә җәлеп итү. Балалар туризм һәм спорт темасына проектлар тәкъдим иттеләр. Конкурста «Ханҗин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбеннән», «А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбеннән», «Тәтеш татар урта мәктәбеннән» 6 команда катнашты, барлыгы 24 катнашучы.

Конкурста җиңүчеләр булдылар:

  • «Virtual gude» проекты белән «Инноваторлар» командасы: Ахметзянов Адель, Лиденейкин Илья, Гатауллина Диана, Спиридонова Надежда, җитәкчесе Владимирова О.В. («Ханҗин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе»);
  • «Синең эшең нинди?» проекты белән «Яңалыклар» командасы: Знатнов Глеб, Павлова Злата, Вагина Камилла, Демахин Евгений, җитәкчесе Хатыпова Д. Г. («А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбе»);
  • «Тәтеш шәһәре» проекты белән «IT-татарлар» командасы: Ахметшин Ришат, Большаков Евгений, Валиуллина Алиса, Хайрутдинова Алия, җитәкче Абдуллин И.И. («Тәтеш татар урта мәктәбеннән»);
  • «ЯСпортсмен» проекты белән «Альтернатива» командасы: Дружинин Данил, Мухаматуллин Альмир, Мингалиева Чулпан, Сафьянов Ильназ, җитәкчесе Лукина Т. В.

Командаларны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International