Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр яшьләре өчен Үзәк паркта бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Үлемгә китерүче һәвәслек» дигән мәгълүмат минуты үткәрделәр. Китапханәчеләр СПИДка каршы Халыкара көрәш көне һәм аның символы – кызыл тасма, ВИЧ-инфекция нәрсә ул, бу авыруның куркынычы һәм саклык чаралары турында сөйләделәр.
Акциядә катнашучыларга СПИДны профилактикалау турында мәгълүматны тәкъдим итүче «ВИЧ нәрсә ул?» дигән белешмәлек таратылды.
.jpg)