2023 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Тәтеш муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә су объектларында куркынычсызлык айлыгы узды. Боз вакытында су объектларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча укытучылар һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән инструктажлар, “Кыш көне боз куркыныч!” дигән танып-белү әңгәмәләре, видеороликлар карау, әлеге тема буенча ата-аналарга һәм укучыларга буклетлар тарату, класс сәгатьләре үткәрелде.