Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Билгесез солдат көненә багышланган “Исеме юк, солдат дигән дәрәҗәле исеме бар!” дигән мәгълүмати досье үткәрделәр.
Китапханәчеләр кулланучыларны Россиядә әлеге көнне бәйрәм итү тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларның батырлыклары, дөньяның күп кенә илләрендә Билгесез солдатка һәйкәлләр, Үзәк китапханә фондларында булган китаплар белән таныштырдылар.
(1).jpg)