Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

5 декабрьдә, Олы Тарханы авылының «Колобок» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү педагогларының куст методик берләшмәсе узды

Семинарда катнашучылар туган татар телен өйрәнгәндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ачык дәрес, мастер-класс, укучылар катнашында күңел ачу оештырылды.

Методиберләшмә эшендә Олы Тарханы балалар бакчасы педагоглары, шулай ук Бакырчы һәм Беденьге мәктәпләренең мәктәпкәчә төркемнәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International