5 декабрь көнне Тәтеш район мәдәният йортында «Иске патефон көйләре» инвалидлар декадасы кысаларында һәм өлкән буын кешеләре өчен музыкаль ретро-кичәсе узды. Район мәдәният йорты белгечләре тарафыннан кызыклы концерт программасы оештырылды, биредә сугыш алдыннан һәм сугыштан соңгы елларның җырлары яңгырады. Чарада катнашучылар узган еллар атмосферасына чумдылар, патефоннан яңгыраган, ил тарихының барлык этапларын һәм аерым кешеләрнең, шатлыгын чагылдырган җырларны искә төшерделәр. Әлеге җырлар тамашачыларның йөрәкләрендә бүгендә яңгырый.
.jpg)