2023 елның 6 декабрендә Тәтеш районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 сыйныфын тәмамлаучылар йомгаклау сочинениесе яздылар, ул БДИ – 2024кә керү булып тора.
Йомгаклау иншасын үткәрүнең объективлыгын һәм ачыклыгын тәэмин итү максатыннан 10 гомуми белем бирү учреждениесендә 11 аккредитацияләнгән җәмәгать күзәтүчесе катнашты.
Иншаны бәяләгәндә, беренче чиратта, аның күләме һәм мөстәкыйльлеге таләпләрен үтәү, сайланган темага туры килү, позицияне дәлилләү һәм әдәби материалны нигезле җәлеп итү осталыгы исәпкә алыначак.
Нәтиҗәләр 2023 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча билгеле булачак.