Коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

2023 елның 6 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, анда Тәтеш районы укучылары катнашты.

Призерлар булдылар:

  • Абраконова Елена, Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы – мордва телендә сочинение-эссе республика конкурсында 2 урын (укытучы Г. В. Абраконова);
  • Кузнецова Марина, Тоншерма урта мәктәбе укучысы чуваш телендә сочинение –эссе республика конкурсында 2 урын (укытучы Добридень Т. Ф.)
  • Егоров Матвей, Тәтеш кадет мәктәп –интернатында тәрбияләнүчесе - коррупциягә каршы юнәлештәге «Киләчәкне коррупциясез төзибез» республика конкурсында 3 урын (педагогы Фролагина О. Н.).

Тантанада катнашучыларга җиңүчеләрнең дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җиңү белән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International