2023 елның 6 декабрендә Тәтеш 1 нче урта мәктәбе укучылары Казан шәһәренең Вахитов районы «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгендә узган инглиз орфографиясе һәм әйтелеше буенча ачык республика олимпиадасында катнашты.
Анохин Егор, Алиуллова Азалия, Мерзлова Дарья орфография һәм әйтелеш буенча биремнәрне үтәүдә ярыштылар, барлык сорауларга да ышанычлы җавап бирделәр. Һәр катнашучы инглиз телен белүдә үзенең интеллектуаль сәләтләрен максималь рәвештә күрсәттеләр. Катнашучыларны педагоглар А. Н. Самойлова һәм М. З. Микушева әзерләделәр.
Олимпиада нәтиҗәләре 28 декабрьдә билгеле булачак.
.jpg)