«Инвалидлар Декадасы» кысаларында «Сабый» балалар бакчасында мөмкинлекләре чикле кешеләргә, инвалид балаларга толерантлы мөнәсәбәт формалаштыруга, якыннарына гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә хезмәттәшлек итү һәм ярдәм итү осталыгына юнәлдерелгән чаралар оештырылды. Тәрбияләнүчеләр белән игелек, шәфкатьлелек һәм якыннарына карата кайгыртучанлык турында сөйләшүләр алып барыла. «Цветик – семицветик», «Стойкий оловянный солдатик» мультфильмнарын карау оештырыла. Кечкенә балалар әкиятләр сәхнәләштерүдә зур рәхәтлек белән катнашалар.
.jpg)