«Башаккай» балалар бакчасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада старт алды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда инвалидлар турында тирә-юньдәгеләрнең аерым игътибарына мохтаҗ кешеләр буларак, аларга ярдәм күрсәтү ысуллары һәм формалары турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән педагоглар берничә чара үткәрделәр:
Зурлар һәм әзерлек төркемендә "Без төрле, әмма без бергә" әңгәмәсе үткәрелде һәм "Цветик-семицветик"мультфильмы каралды. Шулай ук зурлар төркемдә «Дуслар даирәсендә»иҗат сәгате оештырыла. Һәр бала кәгазьдә үз кайгыртуын һәм яратуын башкалардан бераз аерылып торган кешеләргә белдерергә тырышты. "Кешеләргә игелек бирегез" - бу сүзләр белән дәрес тәмамланды.
Урта төркем балалары белән инвалид балалар декадасына багышланган «Ни өчен игелекле булырга кирәк» дигән тематик әңгәмә узды. Балалар яхшы һәм явыз әкият персонажларын искә төшерделәр. В.Катаев мотивлары буенча «Цветик – семицветик»мультфильмын карадык һәм фикер алыштык.
Ата-аналар белән “Ак тасма” акциясе уздырылды.
(1).jpg)