Үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Бергә – коррупциягә каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Чара барышында китапханәчеләр бу көн тарихы һәм барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган, дәүләт төзелешен какшатучы һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә, икътисади үсешен туктатучы иң катлаулы күренеш турында сөйләделәр. Коррупциянең формаларын, төрләрен тикшерделәр. Оештыручылар биремнәр бирделәр, ә катнашучыларның бурычы коррупциянең төрен билгеләү иде. Ахырдан әдәби китаплардан алынган мәгълүматлар кертелгән буклетлар тапшырдылар.
.jpg)