Үзәк китапханә хәбәр итә

2023 елның 8 декабре, җомга

Үзәк китапханә китапханәчеләре махсус- урта белем уку йортлары студентлары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройлар турында хәтер мәңгелек булсын» дигән кичә - реквием үткәрделәр. Чарада Ватаныбыз батырлары хөрмәтенә шигырьләр һәм җылы сүзләр яңгырады. Студентлар өчен Украинада МХОда катнашучы геройлар турында видеоролик карау аеруча мавыктыргыч булды. Аларның күбесе турында газеталарда укыганнар, телевизордан һәм Интернет челтәрендә караганнар. Бу тема яшь буынны юкка гына борчымый,чөнки алар артында бөтен илнең киләчәге. Китап күргәзмәсендә алар хәрби бүләкләр һәм исемнәр турында сөйләүче әдәбият белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International