Ватан Геройлары көне

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

 Ватан Геройлары көненә 11 сыйныфта туган тел укытучысы тарафыннан "Ватан Геройлары китап битләрендә" дип аталган викторина үткәрелде.

Чара башында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә шушы датаның «Ватан Геройлары көне» дип билгеләнгәнлеген белделәр. Аннары кадетлар әдәбият буенча белемнәрен активлаштырдылар. Әдәби викторина сораулары төрле еллардагы геройлар турында әсәрләрнең фрагментларыннан төзелгән, кадетларга әсәрләрне атау, авторны һәм төп геройларны күрсәтү кирәк иде.

Чара ахырында кадетлар Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең патриотик шигырьләрен сәнгатьле итеп укып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International