Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

12 декабрь көнне Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле көнгә Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» һәвәскәрләр берләшмәсе катнашучылары өчен «Конституция – илнең төп законы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Чара барышында катнашучылар бергәләп РФ Конституциясенең төп нигезләмәләре турында фикер алыштылар, аның барлыкка килү тарихы, илнең Төп законы буларак формалашуының төп этаплары, һәр гражданның хокуклары һәм бурычлары турында белделәр ,илнең һәр гражданы үз бурычларын үтәве һәм үтәмәве турында сөйләштеләр. Чараның мөһим нәтиҗәсе булып Конституциянең безнең дәүләт өчен никадәр әһәмиятле булуын һәм законнарны белү генә түгел, ә үтәүнең мөһимлеген аңлау, Ватан даны өчен күп кенә хезмәт, хәрби һәм башка батырлыклар башкарган ата-бабаларының лаеклы гражданнары булып үсәргә кирәклеген аңлау тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International