Чыгарылыш сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашуы

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Авыл яшьләре арасында аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү максатларында мәгълүмати-консультация бригадалары оештырылды, аларның бурычлары: укучыларга авыл территорияләрен үстерү һәм агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан алып барыла торган сәясәт турында консультация бирү; агросәнәгать комплексы өлкәсендә һөнәрләрне популярлаштыру, аграр югары уку йортларына керү.

Шуңа бәйле рәвештә 2023 елның 13 декабрендә югары уку йортлары вәкилләренең шәһәр мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International