Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Өченче буын университеты» өчен Нобель премиясен оештыручы галим Альфред Нобельгә багышланган «Тарихка әйләнгән исем» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чара барышында китапханәче Альфред Нобельнең танылган химик, уйлап табучы, инженер, эшмәкәр, филантроп булуы турында сөйләде. Анда катнашучылар Альфред Нобельнең төрле тармакларда 355 патент иясе булуын, шул исәптән иң танылган уйлап табуы динамит булуын һәм үзенең бөтен байлыгын Нобель премиясен булдыруга васыять иткәнен белделәр. Чара бик кызыклы булды һәм белемнәрне арттырды.
.jpg)